Район башлыгы Валерий Макаров “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте кырларында булып, урып-җыюның барышы белән танышты һәм әлеге җаваплы кампания барышындагы мөһим бурычларга тукталды.
“Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте хезмәтчәннәре алдында 20 мең гектар мәйданнан бөртеклеләр җыеп алу бурычы тора.
Валерий Владимирович урып-җыю барышын IV участокның Иж-Бубый басуларында күзәтте. Биредә хезмәтчәннәр кышкы бодай уңышын суктыру белән мәшгуль. Комбайнчылар Анатолий Трефилов, әтиле уллы Владимир-Алексей Красильниковлар, Илназ Хуҗин, Азат Фәсхиев – иртәнге сәгатьләрдән үк басуда.
Чыннан да, алты тонна сыйдырышлы комбайн бункеры 15-20 минут эчендә алтын бөртекләр белән тулды.
Район башлыгы хезмәтчәннәрнең эшенә түләү белән дә кызыксынды.
Урып-җыю тәмамланганнан соң беренче урынга чыккан комбайнчыга 400, икенче урын алучыга 300, өченче урынга чыгучыга 250 килолы үгез бозаулар да тапшырылачак. Әлеге көнгә җиткәнче хезмәтчәннәргә бик күп тир түгәргә туры килер әле. Чөнки урып-җыюның башы гына һәм һәр комбайнчы алдында 900 гектар мәйданнан бөртектеләрне җыеп алу бурычы тора.