Мукшурда Авыл көне гөрләп узды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Кырык биш хуҗалыклы 60 кеше яши торган Мукшур авылына бәйрәмгә анда яшәүчеләрдән 6-7 тапкыр күбрәк кеше кайткан иде.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, бердәм булып кайткан, туган төбәккә зур хөрмәт белән яшәүче һәм туган авылга тугрылык саклап гомер кичерүче  мукшурлыларны беренче тапкыр үткәрелүче бәйрәм белән котлады. Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы, шушы авылда туып-үскән Мирзалиф Харасов авылдашларын сәламләгәч, авыл төзеклеге өчен күп көч куйган ир-егетләргә һәм бу бәйрәмне әзерләүдә зур булышлык күрсәткән авылдашларына рәхмәт белдерде.

Мукшурдан туып, данлы эшләре һәм иҗатлары белән киң танылу алган Татарстанның атказанган механизаторы Тимербай Моратов, орденлы комбайнчы Флүр Закиров,  баш хисапчы Илдархан Субаев, Мукшур авылыннан иң беренче югары белем алган баш икътисадчы Радик Фәйзуллин, авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Хөрмәтова турында зур горурлык хисләре белән бәйрәмне алып баручы Эльза Гыймазова һәм Нәзилә Шәһәбиева сөйләделәр.

Мукшурның иң өлкән кешесе Әминә Шагова, иң яше Рамаль Атаманов, ветеран укытучы Рәисә Сәлимгәрәева, авыл халкының сәламәтлеге сагында торган Любовь Шәйдуллина һәм быел 80 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Хәтимә Гыйльметдиноваларга бүләкләр тапшырылды.

Мукшурның алтын фонды – озак еллар тату, үрнәк гаилә булып яшәүче Назыйм–Светлана Моратовлар, Илсир–Лилия Субаевлар, Зәки–Мөнзилә Закировлар, Ингель–Эльза Насыйровлар, Рашат–Гөлсинә Әхмәтшиннар, Расим–Рәзифә Бакировлар, Владик–Мөсәвәрә Шәйдуллиннарга да урын сәхнә түреннән булды.

Авыл бәйрәме Филисә Шәһәбиева, Галимҗан Зарипов, Гөлнәзирә Хромшина, Фәнис Шәһәбиев, Чаллыдан җырчы-композитор Рамис Әхмәтов, Зөлфия Тимероваларның дәртле җырлары, тирән эчтәлекле шигырьләр, биюләр, күңелле уеннар белән матур үрелеп барды.

– Бик бай табын әзерләгәннәр туган авылым кешеләре. Мирзалиф Миргазиз улы бәйрәмгә тәкә суеп биргән. Ашлары бик тәмле булды.  Туган авылымда самавыр чәе эчеп сыйландык. Бик күңелле булды. Көн үткәне сизелмәде дә, – диде Кырынды авылыннан 89 яшьлек Һава Әхмәтова.

  • Яңа традиция – матур вакыйга! – Сокман кияве, хәзер ел саен Мукшурга кайтып йөрүче язучы-сатирик Камил Кәримовның бу бәйрәмгә бәясе барлык катнашучыларның да фикерен ачык чагылдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International