Удмуртиядә булган юл һәлакәтендә әгерҗелеләрнең гомерләре өзелде

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

12 августта Удмуртиянең Завьялово районында булган юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде дип хәбәр итә “Сусанин“ мәгълүмат агентлыгы.

Әлеге фаҗига көндез, Каменное авылыннан ун чакрым ераклыкта була. Трассада дүрт автомобиль бәрелешә. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак була. Алар – Әгерҗе кешеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International