Корбан чалу җаен эзләгез

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһү, кадерле дин кардәшләребез! Бүген – олуг бәйрәмебез – Корбан гаете. Шушы дини йолабызны матур итеп һәм дөрес итеп үткәрергә, аның белән бәйле булган гыйбәдәт төрләрен Аллаһ ризалыгына ирешеп башкарып чыгарга Аллаһу Сөбхәнәһү үә Тәгалә ярдәм, көч-куәт бирсен һәм файдалы гыйлемнәр белән баетсын! Амин.

 

         Корбан – Аллаһка якынаю һəм Аның ризалыгына ирешү нияте белəн чалынган хайван дигəн сүзне аңлата. Корбан гаете көненә кулында 20 мең сум акчасы булган һәрбер кеше өчен корбан чалу тиешле гамәл булып тора.

          Корбан чалуның вакыты – Корбан бəйрəменең беренче, икенче һəм өченче көннəре. Шулай да, иң фазыйлəтлесе – беренче көнне чалу.

        Корбанлык өчен сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек хайваннарны суярга ярый. Бу хайваннарның яшенә тукталсак, алты ай тулып җиденче айга кергән сарыкны корбан итеп чалырга рөхсәт ителә. Корбанлык кәҗә бер яшь тулып икенче яшькә кергән булырга, сыер белән үгез ике яшь тулып өченче яшькә кергән булырга, ә дөя биш яшь тулып алтынчы яшькә кергән булырга тиеш.

Сарык һәм кәҗәне бер кеше генә чала ала, әмма дөя яки сыер чалуда җиде кеше катнашырга мөмкин.

Ә хәзер корбан чалуга карата иң киң таралган сорауларга җаваплар бирик:

 

КОРБАННЫ ХАТЫН-КЫЗ ЧАЛА АЛАМЫ?

Хайван чалучыдан акыллы, балигъ һəм мөселман булудан тыш, башка шартлар талəп ителми. Ошбу шартларга ия булган кеше, кирəк ир-ат, кирəк хатын-кыз булсын, корбан чала ала.

 

КОРБАННЫ ВƏКАЛƏТ БИРЕП (БАШКА КЕШЕГƏ ТАПШЫРЫП) ЧАЛДЫРЫРГА БУЛАМЫ?

Кеше корбанны үзе чала алган кебек, башка берəүгə вəкалəт биреп тə чалдыра ала. Ник дигəндə, корбан ул – мал белəн кылынган гыйбәдəт. Ə мал гыйбадəтлəрендə вəкалəт бирү рөхсəт ителə.

 

ЮЛЧЫГА КОРБАН ЧАЛУ ТИЕШМЕ?

Юлчыга корбан чалу вәҗеб түгел. Əмма чала икəн, савабы бар.

 

КОРБАН ТИРЕСЕН НИШЛƏТЕРГƏ?

Корбан тиресен берəр фəкыйрьгə йә булмаса, хəйрия оешмасына тапшырырга кирəк. Корбан тирелəрен сатып акча эшләү яки аларны корбан чалучыга хезмəт хакы итеп бирү дөрес түгел. Дин галимнәре тирене сатып, акчасын сәдака итеп таратырга рөхсәт итәләр.

 

КОРБАН  ИТЕ  КЕМГӘ  БИРЕЛӘ?                                                                       

Корбан итен өчкә бүләләр: бер өлешен үзеңә ашарга калдыралар, икенче өлешен туганнарга, дус һәм күршеләргә тараталар, ә өченче өлешен фәкыйрь-мескеннәргә бирәләр.

 

КОРБАН ЧАЛУЧЫ ЯКИ ЧАЛДЫРУЧЫ НИНДИ ЗЕКЕР СҮЗЛӘРЕ ӘЙТӘ?

Корбан чалучы кеше үзе чалса яки кемгәдер чалдырса да, шушы сүзләрне әйтергә тиеш: “Аллааһүммә һәзә гәннии үә гән әһли бәйтии”. Тәрҗемәсе: “Йә, Аллаһ, бу миннән һәм минем йорт әһелләремнән (гаиләмнән)”.

Корбанны чалганда да, итен таратканда да Аллаһ ризалыгын күздә тоту фарыз. Гыйбадəтлəр хикмəт яки файда дип түгел, фəкать Аллаһ əмере булган өчен генə үтəлə.

Корбан чалмау өчен сəбəп-сылтаулар күзләмичә, чалу җаен эзлəргə кирəк. Корбан гыйбадəтен җиренə җиткереп үтəү – Аллаһ юлындагы фидакарьлекнең бер галəмəте, Аның биргəн нигъмəтлəренә карата колның бер шөкеранасы, гөнаһларың ярлыкану, əҗер-савапка ирешү, бəла-казадан имин булу чарасы.

Аллаһы Тәгалә төбәгебезгә иминлек, зур уңышлар насыйп итсен. Барча райондашларыбызга да иман байлыгы, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек һәм ике дөнья бәхете бирсен. Чалган корбаннарыбыз ихлас күңелләрдән булып кабул булсалар һәм Кыямәт мизанында безгә файда китерсәләр иде! Амин.

ӘГЕРҖЕ  МӨХТӘСИБӘТЕ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International