Чаллыда узган “Кама ярыммарафоны“нда меңләгән спорт сөюче йөгерү юлларына чыкты.
Районыбызның танылган тренерлары – Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов, Әгерҗедән Илдар Идиятов, физик культура юнәлеше буенча белем алучы якташ студентлар – Пеләмештән Роман Михайлов, Кадрәктән Едвига Исанаева да әлеге марафонда осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр.
Тәҗрибәле тренерлар ун чакрым арага йөгерделәр.
18-23 яшьлек арасында 21 чакрымга йөгергән Едвига белән Роман финишка иң беренчеләрдән булып килделәр. Едвига абсолют җиңүче булды. Роман икенче урын алды.
Сүз уңаеннан: Едвига Исанаева унөченче марафонда катнашты һәм аларның барысында да уңышлы чыгыш ясавы белән сөендерде.
Якташ спортчыларыбыз марафоннан Грамоталар, медальләр, “фирменный“ футболкалар белән кайттылар.