21 августта мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе – Корбан бәйрәме. Исеменнән үк күренгәнчә, ул корбан чалу белән бәйле.
Аның нечкәлекләре хакында район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН белән әңгәмә кордык.
Чалган вакытта малның башын кыйблага каратып, сульяк сыртына яткыру да яхшы. Шулай ук “Әнгәм“ сүрәсенең 162,163нче аятьләрен уку саваплы.
Корбан итен шулай ук мәчет-мәдрәсәләргә сәдака итеп тапшырырга да була. Биредә аның бер өлеше мәҗлесләр уздырганда файдаланыла, бер өлеше мохтаҗларга таратыла.
Нәзер һәм гакыйка корбаннары да бар. Нәзер корбаны ике төрле була. Әйтик, кеше “Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалырмын“ дип әйткән икән, ул моны эшләргә тиеш була. Бу очракта корбанны кайчан телисең, шул чакта чалырга мөмкин. Шулай ук “Фәлән кеше авыруыннан савыкса, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалачакмын“ дип нәзер әйтелсә дә корбан чалырга кирәк. Корбанны теләгең тормышка ашканны көтеп тормыйча да чалу дөрес. Нәзер корбанын үзеңә, гаиләңә, якыннарыңа ашау ярамый, ул тулысынча сәдака итеп өләшенергә тиеш.
Васыять корбаны да була. Әйтик, берәү үләр алдыннан корбан чалырга дип васыять әйтеп калдыра,ди. Мондый корбан итен фәкать мохтаҗларга өләшәләр.
Гакыйка корбаны – бала тугач чалына торган корбан. Кыз бала туса – бер, ир була туса, ике сарык чалына. Аны бала туып 7 көн узганнан соң чалырга кирәк. Әгәр ул вакытта мөмкинлек юк икән, бала балигъ булганчы чалырга ярый. Мондый корбанның итен тулысы белән үзеңә калдырсаң була, тарату шарт түгел.