Әгерҗенең үзәк урамы үзгәрә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Әгерҗелеләр һәм шәһәр кунаклары Әгерҗенең үзәк К.Маркс урамы икенче төсмер ала башлавын тойганнардыр инде. Якын киләчәктә ул танымаслык булачак.

Исегезгә төшерәбез: үзәк урамның ике светофор арасындагы өлеше (Сәетов урамыннан алып Пушкин урамына кадәр) “Татарстан республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы“ кысаларында үзгәрешләр кичерә. Быел беренче чиратта район хакимияте бинасы янындагы мәйданнан алып Җиңү скверына кадәр булган участок үзгәртелә. Әлеге эшләрне “МирСтрой“ ширкәте  төзүчеләре башкара.

Әлеге участокта җәяүлеләр өчен зона күпкә киңәйтелә. Шул ук вакытта агачларга да зыян килми. Моның өчен зур гына мәйданда нигез әзерләнеп куелган инде. Ширкәт җитәкчесе Али Ибраһимов әйтүе буенча, алар хәзер брусчатка  кайтаруларын көтәләр.

  • Брусчатка салганнан соң декоратив элементлар, мәгълүмати стендлар, эскәмияләр куелачак, – ди Али Шамилевич. – Биредә яктырту да гадәти булмаячак. Баганаларда гына түгел, хәтта брусчаткаларда да фонарьлар урнаштырылачак. Кайбер урыннарга агачлар утыртылачак.

Җәяүлеләр зонасыннан тыш, биредә парковка урыннары да булачак. План буенча велосипедчылар өчен юл да барлыкка килергә тиеш. Әлеге участокны реконструкцияләүгә 17 миллион 300 мең сум акча бүленгән.

  • Быел әлеге эшләрне тулысынча тәмамлыйбыз, – ди җитәкче.

Алдагы елда Мәдәният сарае каршындагы мәйданнан алып К.Маркс һәм Пушкин урамнары кисешкән урынга кадәрге участок үзгәртеләчәк. Тагын бер елдан – “Имплозия “ даруханәсеннән башлап К.Маркс һәм Сәетов чатына кадәр. Аннан соң урамның каршы ягы үзгәртеп эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International