11 нче август көнне Яңа Авыл авылында “Бер күрешү-үзе бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә авылдашлар, читтә яшәүче абый-апалар, кайткан кунаклар катнашты. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз, котлаулар, төрле уеннар белән үрелеп барды. Бу көнне казанда ботка пеште, самоварлар кайнап торды. Әлеге чарага килүчеләр хуш исле тәмле боткадан авыз итеп, күңел ачып, бәйрәм иттеләр. Килгән кунаклар бәйрәмне оештыручы Яңа Авыл мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткереп, таралаштылар.

.jpg)







