Быел Әгерҗе районында 485 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Аларның 332се – шәһәрдә, 153е – авылларда.
Белем иленә барырга санаулы гына көннәр калып барганда булачак укучыларны район Мәдәният сараена “Исәнме, мәктәп“ исемле бәйрәм чарасына җыйдылар.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина балаларны мәктәпкә әзерләгән, аларга тәрбия биргән мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Аннан булачак беренчеләр өчен өчен күңелле концерт булды. Замана баласының сәхнәдә үзен иркен тотуына, чатнатып сөйли белүенә, актерлык осталыгына сокланды тамашачылар. Алар инде мәктәпкә барырга ныклы әзерлектә булуларын күрсәттеләр. Әкият-шигырьләр, җырлар гына түгел, хәтта кино төшерү серләрен дә беләләр икән.