“Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев җитәкчелегендә туган авылы Иж-Бубыйның бер төркем егет-кызлары инде өченче ел рәттән җәй көне җәяүле сәфәргә чыгалар. Быел алар Бубый елгасы башланган урынга сәяхәт кылганнар.
Яшь сәяхәтчеләр Диләрә Ваһапова, Зөлфия Чигвинцева, Ленар Нәфыйков, Муса Мәннапов, Артур Әнвәров, Алия Чураева белән бергә 50 чакрымга сузылачак ерак юлга мәгариф ветераны Раиф абый Гәрәев та кузгала.
Сәфәрчеләрнең юлы әлеге елга буйлап төрле авыллар аша уза.
Кыз җәяүле сәфәргә өченче ел рәттән чыккан инде.
Ике көн палаткаларда кунарга туры килгән сәяхәтчеләргә. Беренче көнне буа янында палатка корганнар.
Ә икенче көнне Бубый елгасы башланган урында йоклаганнар.
Менә шундый онытылмас сәяхәт булган ул. Аның һәр мизгелен фотога төшергәннәр һәм бик тиздән альбом итеп туплаячаклар.
Ххх
Язманы әзерләгәндә редакциягә Диләрәнең әнисе Эльза ханым шалтыратты.
Дания АБЗАЛИЕВА.