Корбан Гаете мөбарәк булсын

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле әгерҗелеләр, мөселман кардәшләр! Сезне ихлас күңелдән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәүче Әгерҗе районында Корбан Гаете барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә. 
Бу көнне матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәр гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларын чагылдыруга җирлек тудырсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
ххх
Хөрмәтле районыбыз мөселманнары! Барыгызны да ихлас күңелдән иң олуг бәйрәмебез – Корбан гаете белән тәбрик итәм.

Аллаһы Тәгалә ныклы иман, һидәят (туры юл), күңел тынычлыгы, гаиләләребезгә татулык-тынычлык, тәннәрегезгә сихәт, саулык-сәламәтлек, ике дөнья бәхете насыйп итсен.

Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

район имам-мөхтәсибе.

Корбан гаете көнне Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә бәйрәм чаралары уздырыла:

6 сәгатьтә – вәгазь.

7 сәгатьтә – бәйрәм намазы.

7.20 сәгатьтә – коймак белән чәй эчү.

9 сәгатьтә – балалар өчен  чаралар.

11 сәгатьтә – корбан итеннән пылау.

11.45 сәгатьтә – өйлә намазы.

13.30 сәгатьтә – Ямурза авылында бәйрәм чаралары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International