Тәбәрле авылының мәдәният хезмәткәрләре килен төшерү йоласын күрсәттеләр

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Тәбәрле Мәдәният йортында биредә эшләүче хезмәткәрләр, китапханәчеләр, авылның  “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары белән берлектә бик матур чара узды.

“Сәламәт буын – көчле ил“. Әнә шундый исемдә гасыр чире – наркоманиягә багышлап республика күләмендә уздырылган бәйгедә җиңгән сценарий күрсәтелде. Район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина әлеге теманы яктырткан “Ялгыз сирень сагышы“н Тәбәрле Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Шәһәбиев сәхнәгә куйган. Авылның сәхнә осталары әлеге мини-спектакльне тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

Алар "Ак калфак“ оешмасының күчмә утырышына килүчеләргә килен төшерү йоласын да күрсәттеләр. Милли кием, җыр-биюләр, көянтә-чиләк белән суга бару – барысын да бик матур итеп сәхнәләштерде тәбәрлеләр.

Районның “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова Тәбәрленең “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Финисә Шәһәбиевага Рәхмәт хаты һәм калфак тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International