Вәт, ичмасам, кабак бу

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Моннан берничә ел элек Исәнбайда яшәүче Хәниф-Әлфия Ягъфәровлар бакчасындагы 52, 30, 28 килолы кабакларны күргән һәркем тел шартлаткан иде. Шартлатмаслыкмыни?! "Гомергә дә бу кадәр зу-у-ур кабаклар үстергән юк иде әле", диделәр йорт хуҗалары ул чакта үзләре дә.

Берсеннән-берсе зур җиде кабак тәгәрәшеп ята. Барысы да өлгергән, авыздан су китерәләр иде хәтта. Әнә, берсен үлчәүгә салып караган идек 30 кило 500 грамм күрсәтте. Икенчесен Хәниф белән уллары Гадел көчкә күтәреп үлчәүгә салдылар. Анысының авырлыгы 52 кило! Вәт, ичмасам, кабак бу!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International