Россия флагы көнендә Кадыбашта балалар өчен чара уздырдылар

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Бүген – Россия флагы көне. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Кадыбаш Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Сибатова һәм китапханәче Фәридә Каюмова мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән чара уздырдылар.

Балалар әләмдәге һәр төснең мәгънәсе аңлатканнар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.

– Ак, зәңгәр, кызыл төстәге әләм илебездә яшәүче күпмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебез, милли хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә. Россиянең төп символлары – флаг, гимн һәм гербның барчабыз өчен дә һәрвакыт мөһим буласына ышанабыз, – дип сөйләде Алсу Сибатова.

Аннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар шушы төстәге кәгазьләргә кулларын төшереп флаг сурәтен барлыкка китергәннәр.

  • Бу безнең бердәмлегебезне аңлата, – диде Фәридә Каюмова.

Соңыннан балалар белән төрле уеннар оештырганнар, аларга истәлеккә Россия флагларын бүләк иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International