Әгерҗедәге Клара Безбородова җитәкчелегендәге “Кировское“ ТОСында үткәрелгән Корбан бәйрәмендә егермедән артык кеше катнашты.
Россия ислам институты шәкерте Рамазан Туганаев Коръән укыды. Рәмзия Шәймөхәммәтова корбан чалу мәгънәсе, вәҗиблеге (кирәклеге), тарихы һәм фазыйләтләре турында сөйләде.
Кунаклар корбан ите шулпасын авыз иткәч, мул табында чәй эчтеләр. Соңыннан мөгаллимә Фәридә Сәлимуллина һәм Рәмзия Шәймөхәммәтова Коръән сүрәләре укыдылар.