Фестиваль кунаклары шагыйрьләр, журналистлар, әдәбиятчылар, тарихчылар һәм башкалар булачак.
27 августтан 30 августка кадәр Аксенов Йортында Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале узачак. Анда күпмилләтле илнең иң яхшы әдәби казанышлары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “ВКонтакте” челтәрендәге Аксенов йортының рәсми төркемендә хәбәр ителә.
Чара кысаларында иҗади очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр узачак, аларда Россия милли әдәбиятының заманча халәте һәм үсеш тенденцияләре турында, милли телләрдән тәрҗемә итү проблемалары турында фикер алышачаклар.
Россия Федерациясендә бүгенге көндә рус теленнән тыш 100гә якын язма тел исәпләнә, аларның 59ында матур әдәбият әсәрләре языла, китаплар һәм журналлар бастырыла, спектакльләр куела. Фестивальнең максаты – кунакларны илебездәге телләрнең һәм әдәбиятларның күптөрлелеге белән таныштыру.
Фестивальнең кунаклары шагыйрьләр, журналистлар, әдәбиятчылар, актрисалар, тарихычлар һәм башкалар булачак.