Татарстан Президенты Кубогына ралли-кросста Россиянең 27 регионы катнашты

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Биектауда Татарстан Президенты Кубогына ралли-кросс ярышлары башланды.

“Биектау” автодромында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына ралли-кросс буенча ярышларның тантаналы ачылышы булды.

“Биектау” автодромында автокросс буенча ярышлар 23нче тапкыр уза.

Ярышлар ДЗ-Мини, ДЗ-Микро, суперавто һәм супер 1600 классларында узды. Татарстан Президенты Кубогына ярышлар белән беррәттән, автодромда төрле класслы машиналарда Татарстан Республикасы беренчелегенә (5 этап), Россия чемпионаты (5 этап) һәм Россия Кубогына (3 этап) ярышлар узды.

Катнашучыларны һәм кунакларны җыр белән “Тимерхан” кызлар триосы һәм Артур-Марат дуэты каршы алды. Пилотларга чәкчәк, дәрәҗәле кунакларга – икмәк тапшырдылар. Кунаклар арасында легендар узышчы, хәзерге вакытта Удмуртиянең спорт министры булып эшләүче Наталья Гольцова, Татарстанның автомобиль спорты федерациясе президенты Иван Егоров һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International