Авиатамашаны «Казан» Гаилә үзәгендә карап була.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Red Bull Air Race авиатамашасында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казансу елгасы өстендә Red Bull Air Race авиаярышлары буенча Дөнья чемпионатының чираттагы этабы башланды. Авиашоуны карау өчен «Казан» Гаилә үзәге төп мәйданчык булып тора.
Рөстәм Миңнеханов очышларны контрольдә тота торган каланчада да булды. Татарстан Президентына жюри әгъзалары җиңүчеләрне трассаны узу тизлеге, ярыш самолетлары белән идарә итү төгәллеге һәм осталыгы кебек төрле күрсәткечләр үтәлеше буенча ачыклавын әйттеләр. Аерым алганда, пилотлар стартта тизлек чиген (370 км/сәг) арттырган өчен штраф секунды алырга мөмкин.