Р.Борһанов X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле мөрәҗәгатьләрнең күп булуын искәртте

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, IX сыйныфны тәмамлаучыларны X сыйныфка кабул итүдән баш тартырга беркемнең дә хакы юк.

Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналардан балаларын X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Казан мәгариф идарәсе – яңа мөмкинлекләр һәм иҗтимагый диалог өчен киңлек» дип исемләнгән мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсеутырышында шул хакта хәбәр итте.

«Быел министрлыкка ата-аналардан, шул исәптән Казаннан да, балаларын X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр килә», - диде вице-премьер.

«Безнең моңа мораль хокукыбыз да юк, закон нигезендә дә тыя алмыйбыз», - дип искәртте ул.

Рафис Борһанов Казанның Вахитов районын мисал итеп китерде. Анда узган уку елында IX сыйныфны тәмамлаучыларның 81 процентка якыны X сыйныфка күчкән. Ә дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча әлеге район өченче баскычта урнашкан.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International