Татарстанда ришвәтнең уртача суммасы 39 мең сум тәшкил иткән

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Ел башыннан экспертлар Татарстанда ришвәтчелекнең 93 фактын ачыклады.

Халык арасында сораштыру нәтиҗәләре буенча, ришвәтнең уртача суммасы 39 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»да брифингта Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Салават Рәхимов сөйләде.

Уртача ришвәт күләме турында мәгълүмат Татарстанда 2005 елдан бирле үткәрелә торган социологик сораштыру вакытында алынды.

«Халык фикеренчә, бүгенгә ришвәтнең уртача күләме 39 мең сум чамасы. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча 6 айда ришвәтнең уртача күләме 161 мең сум тәшкил иткән. Монда исәпләү алымнары төрле. Беренче очракта – халык фикере, икенчесендә – акчалата бүләкләүләрнең гомуми суммасы ачыкланган ришвәтчелек очракларына бүленә», – диде Салават Рәхимов.

Алты ай нәтиҗәләре буенча Татарстан судларына 113 коррупцион җинаять буенча эшләр юнәлдерелгән.

«Коррупцион җинаять кылган өчен 136 зат хөкем ителгән. Беренче ярты ел нәтиҗәләре буенча ришвәтчелекнең 93 факты ачыкланган, аларның 24е аеруча зур күләмдә», – диде спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International