Татарстанда яшәүче 3520 кешегә беренче бала өчен пособие билгеләнгән

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

 

Фаразлаулар буенча, республикада беренче бала өчен субсидия алучылар саны 4,6 меңгә якын гаилә тәшкил итә.

Татарстанда яшәүче 3520 кешегә беренче бала тугач акчалата айлык түләүләр билгеләнгән. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Татарстанда быел пособие күләме 8490 сум тәшкил итә. Бу - 2017 елның икенче кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы.

Айлык түләүләр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган хатын-кызларга биреләчәк. Ананың һәм баланың гражданлыгы булуы мәҗбүри шарт, шулай ук ана кеше дәүләт территориясендә яшәргә тиеш.

Пособиены рәсмиләштерү өчен аналар яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына бала тууы (уллыкка алуы) турында таныклык, гаилә әгъзаларының 12 айлык керемнәре турындагы мәгълүмат һәм банкта ачылган счет реквизитлары тапшырырга тиеш. Компенсация билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә паспорт кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International