Хөрмәтле әгерҗелеләр, районыбыз кунаклары! Татарстан Республикасы көне котлы булсын.
Әлеге бәйрәм халыкның бердәмлеген, татулык һәм тынычлыгын чагылдыра. Ата-бабаларыбызның хезмәте, батырлыгы һәм иҗади казанышлары нәтиҗәсендә без туган төбәгебезнең тарихы һәм бүгенгесе белән хаклы рәвештә горурланабыз. Халкыбызның борынгы йолаларын, аның мәдәниятен буыннан-буынга тапшырабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, туган җиребезгә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт – болар барысы да күпмилләттле республикабызда тынычлык һәм бердәмлекне сакларга ярдәм итә.
Районыбыз да елдан-ел үсә, матурая. Күпьеллык тарихында халкыбыз булдырганны саклап һәм арттырып, ата-бабаларыбыз традицияләрен истә тотып, заманча технологияләрне кулланып без алга ышаныч белән атларбыз. Сезгә иегелек, иминлек, тынычлык телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.