Традиция буенча яңа уку елы алдыннан Әгерҗе районы мәгариф хезмәткәрләре зур киңәшмәгә җыелдылар. Быел ул “Белем бирү сыйфаты – заманча белем бирү системасында өстенлекле юнәлеш“ дигән колачлы теманы үз эченә алган иде.
Конференция эшендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова катнаштылар.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, үз чыгышында үткән уку елына тирән анализ ясап, алда торган бурычларга тукталды.
Белем бирүнең сыйфатын күтәрү темасы мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Аидә Йосыпова чыгышында да дәвам итте. Ул конференциядә катнашучыларны белем сыйфатын бәяләү системасы белән таныштырды.
Укучыларның белеменә бәя бирү өчен бүген ТДИ, БДИ, Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) һәм башка шундый чаралар кулланыла. Аларның ахыргы максаты – укучыларның кайсы фәнне ничек үзләштерүен ачыклау һәм шуның нигезендә һөнәр сайларга ярдәм итү, – диде Аидә Наилевна. – Моның өчен мәктәпләрдә профильле укыту тормышка ашырыла. Ни кызганыч, күп кенә укучылар үзләре сайлаган юнәлеш буенча укырга керә алмыйлар. Чөнки БДИ баллары җитәрлек күләмдә булмый. Бәяләү системасы киләчәктә, исеменә җисеме тәңгәл килеп, укучыларның кайсы фәнне ничек үзләштерүен күзалларга мөмкинлек бирергә һәм һөнәр сайлаганда төп күрсәткеч булып торырга тиеш. Бу – безнең алда торган иң мөһим бурычларның берсе.
Һөнәр сайлау темасы “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова чыгышында да чагылыш тапты.
Барлык чыгышлардан соң сүз Казан кунагына бирелде.
Форсаттан файдаланып, сезгә бер сөенечле хәбәр дә җиткерәм. Безнең төп бурыч – балаларга белем бирү. Шуңа күрә алдагы уку елында өстәмә белем бирүгә зыян китермичә генә балалар белән алып барыла торган өстәмә эш күләмен киметү күздә тотыла. Болар – балаларның һәртөрле спорт ярышларында, фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашуын киметү. Станислав Андреевның әлеге сүзләрен зал көчле алкышларга күмде. Казан кунагы педагогларга – тырыш хезмәтләре, район җитәкчелегенә мәгариф өлкәсенә булган даими игътибары өчен зур рәхмәтен дә җиткерде.
Ул, мөгаллимнәрне яңа уку елы белән котлап, алга куйган бурычларны тормышка ашыруда нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Матур традиция буенча, быелгы конференция дә алдынгы педагогларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Бу өлеш тә бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде: ул балалар бакчалары хезмәткәрләренең иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. Әгерҗенең 80 еллык юбилеена бакча коллективлары чәчәкләргә багышланган композицияләр әзерләп сокландырганнар иде. Бу юлы әлеге “чәчәкләр“ үз осталыкларын сәхнәдә тәкъдим иттеләр. Тере гөлләмәне хәтерләткән чыгышлар педагогларның зур җыенына бик матур нокта куйды.