Аңа 11 сентябрьдә 81 яшь тулган булыр иде.
СССРның халык артисты Иосиф Кобзон вафат. Бу хакта ТАССка артистның хатынының ярдәмчесе хәбәр иткән.
"Иосиф Давыдович үлде", - дигән ул. "Нинель Михайловна әлегә сөйләшә алмый, без барыбыз да елыйбыз", - дигән агентлык әңгәмәдәше.
Артистны 2 сентябрьдә Востряковский зиратында җирләячәкләр. "Иосиф Кобзон чынлап та берничә ел элек әнисе җирләнгән Востряковский зиратында урын сатып алган иде”, - дигән ТАССка чыганак.
Иосиф Кобзонның вафаты турында "Интерфакс" язуынча, җырчы яман шеш авыруыннан интеккән. Соңгы айларда аның хәле начарайган.