Татарстан башкаласында “Укучыга база җыелмасы”н дүрт меңгә диярлек алырга була.
Казанда мәктәпкә әзерләнү 6 процентка кыйбатланган һәм ул 3 мең 800 сумнан артып киткән. Тиешле мәгълүматны Avito экспертлары тәкъдим итте.
Быел Россиядә “Укучыга база җыелмасы”н уртача 4 мең 400 сумга алырга була. Әлеге суммага рюкзак, мәктәп формасы, алыш аяк киеме, пенал һәм сигез дәреслек керә.
Шундый тупланманы арзанракка Ижевскида (3 мең 399 сум), кыйммәтрәккә Мәскәүдә (5 мең 958 сумга) алып була.