Татарстанда приставлар алимент буенча 490 млн сум бурычны түләткән

2018 елның 31 августы, җомга

Түләмәүчеләрдән тотып калу өчен, гомуми бурычның миллиард сумнан артуы турындагы документлар республика оешмаларына җибәрелгән.

Татарстанда приставлар алимент буенча 490 млн сум бурычны түләткәннәр. Бу турыда РФ Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат секретаре Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Августта республикада алиментлар буенча бурыч 16 млн сумга кимегән.

Балаларга яки эшкә яраклы булмаган ата-аналарга алимент түләмәгән өчен 601 җинаять эше кузгатылган. Түләмәүчеләрдән тотып калу өчен, гомуми бурычның миллиард сумнан артуы турындагы документлар республика оешмаларына җибәрелгән.

Вазифасын үтәмәүчеләрне җаваплылыкка тартуның бурычны түләүдән азат итмәве искәртелә.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International