Белем бәйрәме котлы булсын

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран педагоглар, әти-әниләр, кадерле укучылар! Ихлас күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйбыз.

1 сентябрь һәр гаилә өчен якын һәм кадерле. Мәктәп еллары иң якты, иң күңелле, иң матур хатирәләре белән безне гомер буе озата бара. Без һәммәбез дә кайчандыр тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнбез, зур тормышка шуннан аяк басканбыз.

1 сентябрьне аеруча зур түземсезлек белән 461 малай-кыз көтеп алгандыр. Аларның 330ы – шәһәр, 131 авыл мәктәпләрен тәүге тапкыр атлап керәчәк. Белем иленә баручы әлеге нәни укучыларга да, 11 сыйныф егет-кызларына да нык ихтыяр көче, тырышлык телибез. Укытучыларга, әти-әниләргә сабырлык, түземлек юлдаш булсын. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International