“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте беренче сыйныфка баручы балаларны сөендерде

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчелеге “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе кысаларында әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләрнең 1 сыйныфка укырга баручы балаларына ярдәм күрсәтте.

35 малай-кызга мәктәп сумкалары һәм канцелярия әйберләре тапшырылды. Әти-әниләр ширкәт директоры Радик Мәүлиевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International