Бима мәктәбе өчен бу уку елы үзенчәлекле: аларга Кулегаш мәктәбенең 56 укучысы кушыла, кайда Белем көне алдыннан яңа башлангыч мәктәп-бакчасы ачылды.
Ә гомуми саны укучы - 156. Шуларның 9 беренче сыйныф укучысы.
Белем көне белән укучыларны һәм укытучылар коллективын район Башлыгы Валерий Макаров, мәгариф бүлеге начальнигы Вәсилә Сафиуллина котладылар. Бәйрәмдә узган уку елына нәтиҗә ясалды һәм киләсе планнар билгеләнде.
- Сез хәзер 156 укычы булдыгыз. Сез зур бер гаилә. Сезнең арада спорт, олимпиада ярышлары булырга тиеш. Алга, яңа казанышларга, - дип теләде Валерий Макаров.