Эшләүче яшьләрне «Наше время – Безнең заман» иҗат фестивалендә катнашырга чакыралар

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Фестивальнең сайлап алу этаплары 2018 елның октябреннән алып ноябренә кадәр уза.

ТР Министрлар Кабинетының махсус күрсәтмәсе нигезендә эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» VI еллык ачык республика телевизион фестивале башланып китте. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фестивальнең сайлап алу этаплары 2018 елның октябреннән алып ноябренә кадәр уздырыла һәм алар Түбән Кама, Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә үткәрелә. Суперфинал һәм гала-концерт Казан шәһәрендә узачак.

Фестивальдә командалар да, шулай ук барлык төр предприятиеләр һәм оешмалардан: авыл хуҗалыгы предприятиеләре, балалар бакчалары, сәнәгать предприятиеләре, ТКХ оешмалары, хастаханәләр, муниципалитетлар, социаль хезмәт өлкәсе оешмаларыннан аерым вәкилләр дә (18 яшьтән 35 яшькә кадәрге) катнаша ала.

Катнашу өчен Фестиваль Нигезләмәсе нигезендә 2018 елның 25 сентябренә кадәр заявка бирергә кирәк. Фестивальдә катнашу өчен оештыру взносы алынмый. Фестивальдә катнашучыларны аны уздыру урынына катнашучыны җибәрүче як китерә.

  • ТР Президенты ярдәмендә 2013 елдан башлап Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» еллык ачык республика телевизион фестивале уздырыла. Фестиваль – коммерциягә карамаган дәүләти социаль әһәмиятле проект. Фестивальнең бурычы — яңа кадрлар буынын булдыру, эшче инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗат мөмкинлекләрен ачу.

Яңартылган Нигезләмә һәм кирәкле барлык мәгълүмат Фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/01/170731/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International