Әгерҗелеләр иртәгә “Урман атналыгы“ акциясенә кушыла

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Республикада 8-14 сентябрьдә “Урман атналыгы – 2018“ табигатьне саклау акциясе үткәрелә.

Атналык барышында урман буйларын чүпләрдән чистарту, мәктәпләрдә экологик дәресләр уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү һәм башка бик күп эшләр планлаштырыла.

Әгерҗедә әлеге атналык иртәгә Балалар иҗат йорты янында агыч утырту белән старт ала.

Бердәм урман утырту көне – 6 октябрьгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International