3 сентябрь көнне Сосново авылында яшәүче Ситдыйкова Зәкия Гарифҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле көн белән аны котларга Әгерҗе муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Закирова Резидә Әмир кызы, Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Фәнис Миннефәиз улы һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары Советы рәисе Хәкимова Ләйсән Фазыл кызы килде.
Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләделәр, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В. В. Макаровның котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырдылар.