Бүген Әгерҗедә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек акциясе узды. Актив яшьләр үтеп баручыларга тынычлык һәм игелек символы буларак кәгазь ак күгәрченнәр, шулай ук буклетлар таратты.
– Без сезнең белән күп милләтле республикада яшибез һәм берләшеп кенә террорчылыкка каршы тора алачакбыз, - дип билгеләп үтте яшьләр үзәге директоры Марсель Шахмин.
Сугыш һәм террорчылык актлары вакытында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Күккә ак шарлар чыгарылды.