Гөмбәчеләр бу көннәрдә урман байлыгын җыю белән мәшгуль

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Август-сентябрь – гөмбә җыюның иң рәхәт айлары, ди халык. Бу чорда гөмбәләрнең майлысыннан башлап баллысына кадәр урман бизәге булып тора. Безнең якларда аларның патшасы саналган ак гөмбә дә күп үсә. Әлеге көннәрдә гөмбәчеләр, өйдәге бар мәшәкатьләрен онытып, урман байлыгын җыялар, хуҗабикәләр аларны эшкәртү, сату белән дә мәшгуль.

Әйдәгез, бу турыда гөмбә җыярга яратучыларның үзләреннән сораштырыйк.

Венера СИТДЫЙКОВА, Уразай авылы:

  • Безнең урманнарда ак гөмбә күп була. Аны “гөмбәләр патшасы“, диләр. Әй, күңелле инде тыгыз тәнле, горур кыяфәтле ак гөмбәне җыюлары.Эшләпәләрен кырын салып, безгә "күз кысып" утыра алар. Качышлы да уйнарга яраталар үзләре. Берсен өзәсең, шул арада калганнары әллә кая качып өлгерә. Эзләргә кирәк аларны. "Гөмбә дә күп, җыючысы да күп, агач саен бер кеше" диюләре хак. Тәме буенча да ак гөмбәгә тиңе юк.

Әлеге гөмбәне маринадлау тәртибе белән дә таныштырасым килә. Башта юып, тоз салып пешерәм. Суны гөмбәләрнең өстенә чыгарлык итеп кенә салам. Пешергәндә бер-ике кашык 9 процентлы аш серкәсе өстим. 30 минут пешергәч, салкын су белән яхшылап юып, тәмләткечләр (борчаклы һәм исле борыч) кушып, янәдән 20 минут пешерәм. Гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга сөзеп тутыргач, өстенә тозлык коям. Аны өч литр суга өч кашык тоз салып 10 минут кайнатып ясыйм. Капкачны ябар алдыннан өч аш кашыгы аш серкәсе өстим. Әнә шундый ысул белән быел 150 литр гөмбә әзерләдек инде.

Очраган җирән, йөнтәс (волнушка), майлы, әтәч һәм каен гөмбәләрен дә җыеп алып кайтып эшкәртәбез. Хәзер гөреҗдә җыю сезоны башланды. Урманнан кайтып кергән юк. Бөтен авылдашлар белән ак каеннар арасында очрашабыз, чөнки олысы-кечесе, кәрзин тотып, иртә таңнан урманга ашыга. Урман, андагы хозурлык, матурлык, саф һава гел үзенә дәшеп, чакырып тора. Барган саен барасы, табылган саен эзлисе килә шаян-шук гөмбә малай-кызларын.

 

Нурания ГАРИФУЛЛИНА, Барҗы-Умга авылы:

  • Моннан 50 ел элек Менделеев районыннан Барҗы-Умгага килен булып төшкән көнне үк мин биредәге урманнарга гашыйк булдым. 70 яшемә җитсәм дә табигатьтән аерылганым юк. Җәй-көз айларында рәхәтләнеп табигать нигъмәтләрен җыям, биредәге матурлыкка, байлыкка сокланып йөрергә яратам. Быел да күп итеп җиләк җыеп кайнатмалар ясадым, пиннек әзерләдем. Хәзер чират гөмбәгә җитте. Кышка җитәрлек итеп майлы гөмбә эшкәртеп куйдым инде. Бу көннәрдә җирәненә йөрим. Анысын маринадлыйм да, тозлыйм да.

Газета укучыларга җирән гөмбәне маринадлау рецептын тәкъдим итәм:

Гөмбәне чүп-чардан арындыргач, 2-3 сәгать салкын суга салып тотам. Аннан кәстрүлгә салып 5-10 минут кайнатып суын түгәм. Яңадан су салып 20 минут кайнатам. Кайнау вакыты җитәр алдыннан чамалап сарымсак төшләре, хуш исле һәм борчаклы борыч, канәфер өстим. Тозны тәменә караганда бераз гына күбрәк салам. Ә зонтиклы укропны рассолда бераз тоткач та алып куям. Гөмбәләрне рассолы белән бергә 750 граммлы банкаларга тутырып, өстенә берәр аш кашыгы аш серкәсе һәм көнбагыш мае салам. 

Гөмбәне пешекләп, иттарткычтан чыгарып туңдырырга мөмкин. Аларны кыш көне бәрәңге кыздырырга, гөмбә ашы, камыр ризыклары пешергәндә кулланырга була.

Үзем дә гөмбәне бик яратам. Йомры килеш пешерелгән бәрәңгене гөмбә белән ашасаң да бик тәмле бит. 

 

БЕЛЕП ТОР

Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:

Гөмбәне полиэтилен пакетка, чиләккә җыярга ярамый, алар тиз бозыла.

Артык зур, бозылган, кортлы һәм таныш булмаган гөмбәләрне алмагыз.

Җыйганда кабып карау тыела.

Гөмбә бик тиз бозыла. Шуңа да аны җыйганнан соң дүрт сәгатьтән дә артык сакларга ярамый, тизрәк эшкәртергә кирәк.

Гөмбәне юганнан соң ике тапкыр кайнатырга кирәк. Әгәр дә гөмбәләр кәстрүл төбенә төшә икән, димәк, пешкән.

Цинкланган савытта маринадларга яки тозларга ярамый.

Гөмбәне җылы урында саклау куркыныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International