“Аксубай һәм Нурлат районнары әлеге эшкә җитди карамый, үләннәрне юк итми”, - диде Ленар Фәттерахманов.
Татарстанда карантин үсемлекләр үсеп, аны юк итмәүче районнар бар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуындабилгеле булды.
“Быел республикада өч карантин фитосанитар зона юк ителде. Болар – Зәй районының Якты Күл авылы тирәсендә 2 гектар мәйдан (“повилика полевая”), Менделеевск районының Камай авылы территориясендә 3,5 гектар җир (“Повилика европейская”) һәм Нурлат районы биләмәләренең 0,3 гектар кишәрлегендә (“повилика одностолбовая”). Шулай булуга карамастан, “амброзия трехраздельная” , “повилика” буенча Нурлат һәм Аксубай районнарында карантин үсемлек чыганаклары бар әле. Елга берничә тапкыр карантин объектларга каршы көрәш методлары буенча семинарлар оештырсак та, көрәш чаралары һәр җирдә дә башкарылмый”, - диде урынбасар.
Ленар Фәттерахманов, бу җәһәттән, мисаллар да китерде.
“Нурлат районының Биккол һәм Аксубай районының Иске Ибрай авылында амброзия ирекле үсеп утыра. Аны юк итү өчен чаралар күрелми. Шуны искәртергә кирәк, карантин объектларга каршы җир хуҗасы үзе көрәшергә тиеш”, - диде Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе җитәкчесе урынбасары.