Татарстанның Әгерҗе районында Чулманда балыкчы баткан

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Фаҗига Кызыл Наратлык авылыннан ерак түгел урында килеп чыккан.

Татарстанның Әгерҗе районында Чулманда балыкчы баткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат дуслары белән Кызыл Наратлык авылы янында балык тоткан. Кайсыдыр бер вакытта дуслары аның янәшәдә булмавын күргән. Эзләп таба алмагач, коткаручыларны чакырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International