Көн тәртибендә – патриотик тәрбия

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Балалар иҗаты йортында Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасының яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия буенча рәисе Руслан Шәймөхәммәтов һәм “Перспектива“ муниципальара ресурс үзәге җитәкчесе Гөлнара Шаһиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова катнашында эшлекле очрашу булды.

Бу чарага районда яшьләр эше белән шөгыльләнүче учреждение, оешма һәм берләшмә җитәкчеләре, мәктәпләрдән тәрбия эше буенча директор урынбасарлары чакырылган иде. Руслан Мөнир улы һәр оешма, учреждение, берләшмәләрнең патриотик тәрбия буенча инициативаларын берләштереп нәтиҗәле эшчәнлек юлларын ачыклау максатында очрашуларын билгеләп үтте.

–  Иҗтимагый палата халыктан мәгълүматлар туплап, проблемаларны ачыклап, эш алымнарын билгели, – диде ул. Аннан катнашучылар районда патриотик тәрбия буенча башкарыла торган чаралар турында сөйләделәр.

Гөлнара Юсып кызы коммерцияле булмаган оешмаларга теркәлү үткән очракта грантлар оту, субсидияләр алу, башкача ярдәм чаралары һәм күбрәк эш башкару мөмкинлеге турында чыгыш ясады.

Эшлекле очрашуда катнашучылар анкета сорауларына жавап язып, коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдә ярдәм формалары буенча тәкъдимнәрен белдерделәр.

Эшлекле очрашу ахырында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International