Августта Әгерҗе районында үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк булган

2018 елның 7 сентябре, җомга

Әгерҗе районында августта 23 сабый дөньяга килгән. Аларның 12се – малай, 11е кыз.

Әти-әниләр сабыйларына Глеб, Ярослав, Тимур, Кирилл, Владислав, Әмир, Назар, Тамерлан, Элина, Ульяна, Дарья, Кира, Мәрьям, Лилия, Әмин, Дамин, Раян, Лев, Самина, Варвара, Ангелина, Сөмбелә, Лилит исемнәре кушканнар.

Узган айда 28 пар язылышкан, 12 пар аерылган. 32 кеше вафат булган: 19 ир-ат, 13 хатын-кыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International