18 ноябрьдә референдум уза

2018 елның 7 сентябре, җомга

Быел үзара салым җыюга кагылышлы референдум районда 18 ноябрьгә билгеләнгән.

Хөкүмәт агымдагы елда да халыктан җыелган һәр бер сумга дүрт сум өстәячәк. Ә җыелган акчаларны түбәндәге максатларга тоту планлаштырыла:

шәһәр урамнарын яктырту, тротуарлар салу, картайган агачларны кисү, балалар мәйданчыклары урнаштыру, Әгерҗе елгасы юлын тәртипкә китерү, зиратларны чистарту, территорияләрне яшелләндерү һәм чәчәкләр утырту.

  • Референдум, үзара салымга кагылышлы барлык мәгълүмат беләнhttp://agryz.tatarstan.ru сайтының “Үзара салым“ бүлекчәсендә танышырга була. Шулай ук шәһәр башкарма комитетына шәхсән килә йә 22955 телефонына шалтырата аласыз. Үзара салым җыюга кагылышлы һәр сорауга җавап бирергә, бу хакта фикер алышырга әзер без, – ди Әнвәр Рәхмәтуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International