Әлеге чара быел унберенче тапкыр үтте.
Анда район мәгариф идарәсе, үзәк хастаханә, мәдәният бүлеге, Әгерҗе ит комбинаты, район башкарма һәм район Советы, халыкны социаль яклау идарәсе, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте, “Олимп“ спорт комплексы – барлыгы сигез команда көч сынашты.