Кукмара табалары отмый туктамыйм

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Әнә шулай ди “ТАТМЕДИА“ җәмгыяте оештырган “Язылган өчен – телевизор“ акциясендә катнашып юрган откан Шаршадыда яшәүче абунәчебез Раушания БАҺАВЕТДИНОВА.

Кукмара юрганы тапшырылуын белгәч, аеруча сөенде ул. Моның  сәбәбе гади: Раушания ханым үзе дә тумышы белән әлеге районнан. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, билгеләнү буенча Әгерҗе районына эшкә килә. Шаршадыда насыйп ярын табып, шунда төпләнеп кала. 40 елга якын гомерен балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытуга, башлангыч белем бирүгә багышлаган хөрмәтле мөгаллимә ул. “ТАТМЕДИА“ оештырган акциядә дүртенче тапкыр бәхетен сынап караган Раушания ханым.
  • Бүләкне беренче генә отуым. Әмма соңгысы булмас дип уйлыйм. Ниятем бәйгедә алга таба да катнашу һәм Кукмара табалары оту, – ди ул, икеләнүләргә юл калдырмыйча. Болай диюе юкка гына түгел: җәмгыять алдагы елларда уйнаткан бүләкләр арасында Кукмара табалары да бар иде.

Ә басмаларга килгәндә, “Мәгариф“, “Сөембикә“, “Салават күпере“ журналларын һәм әлбәттә, “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы яздыра Баһаветдиновлар гаиләсе.
  • Укыган кеше укысын электрон газеталарны интернет аша. Ә мин газета-журналларны кулга тотып укырга яратам, - ди алга таба да әлеге басмаларга тугрылык саклаячагына ишарәләп.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International