Бүген “Агрофирма–Әгерҗе“ басуларында комбайннар соңгы гектарларда игеннәрне уралар. 16868 гектар мәйданнан бөртекле ашлыкны җыеп алуда 24 комбайнчы һәм аларның ярдәмчеләре көнне төнгә ялгап эшләделәр.
Быел комбайнчылар урып-җыю эшләрен берьюлы дүрт участокта алып барды. Моның өчен шуның кадәр үк мехотряд оештырылган иде. Ашлык ташуга ширкәт, холдинг машиналары белән беррәттән, шәхси хуҗалыклардан җиде КамАЗ да җәлеп ителде.
КЫР БАТЫРЛАРЫ
Илнар Садыйков – 2002 тонна,
Алексей Красильников – 1788 тонна,
Нияз Хуҗин – 1627 тонна,
Илдус Гыйльмегаянов –1610 тонна,
Илһам Кәрәмиев – 1605 тонна,
Сергей Алексеев 1512 тонна ашлык суктырдылар.