Монополиягә каршы практикага багышланган чираттагы чара 16 ноябрьгә планлаштырылган.
Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе ведомствоның төп эш юнәлешләре (дәүләт хакимияте органнары гамәлләрен, рекламаны контрольдә тоту, монополиягә каршы законнарның үтәлеше, дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга күзәтчелек итү) буенча чираттагы Ачык тыңлаулар үткәрде. Җитәкче урынбасары Игорь Павлов монополиягә каршы орган тарафыннан ел дәвамында планлы рәвештә үткәрелә торган тикшерүләр хакында сөйләде.
Ачык тыңлауларда реклама өлкәсе хакында интернет-киңлекнең актив роль уйнавы күзлегеннән чыгып фикер алыштылар.
Татарстан Прокуратурасы Федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсенең 4нче бүлеге башлыгы Тимур Гыйльмановның докладында сатып алулар турындагы законнарның үтәлеше һәм монополиягә каршы хезмәт белән хезмәттәшлек өлкәсендә прокурор күзәтчелеге практикасы чагылыш тапты.
Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең профиль бүлеге башлыгы Алмаз Яфизов контракт системасы хакында сөйләде. Әйтик, 2018 елның 1 июленнән контракт системасы турындагы Федераль законга «Сатып алуда катнашучыларның бердәм реестры» дигән төшенчә кертелгән, әмма әлеге реестрны формалаштыру эше 2019 елның 1 гыйнварыннан гына башланачак. Чынлыкта исә Сатып алуда катнашучыларның бердәм реестры – дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашкан, катнашучы яки катнашырга ниятләгән шәхси эшкуарлар, юридик һәм физик затлар исемлеге ул. Шул ук вакытта, әлеге реестрда теркәлү узмаучылар гариза тапшыра алмый.
Ачык тыңлаулар кысаларында тәкъдим ителгән спикерларның докладлары белән Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе сайтындагы «Ачык тыңлаулар» бүлегендә танышырга мөмкин. Монополиягә каршы практикага багышланган чираттагы чара 16 ноябрьгә планлаштырылган.