Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авыллары арасында юл һәлакәте була һәм 19 яшьлек егетнең гомере өзелә.
“Рено Сандеро“ автомобиле көтмәгәндә каршы якка чыга һәм ВАЗ-1112 машинасы белән бәрелешә. Соңгысы белән идарә иткән егетнең хастаханәдә йөрәге тибүдән туктый. Аның янәшәсендә булган әнисенең хәле тотрыклы.
“Рено“ машинасында тулы бер гаиләнең Ижаудан Казанга ял итәргә баруы мәгълүм. Алар кечкенә улларының бер яшь тулган көнен билгеләп үтәргә аквапаркка юл тоткан булалар. Бу машинадагыларның берсенә дә зыян килми.
Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү чаралары алып барыла.