Район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Беренче көннән үк әгерҗелеләр дә вакцинациягә актив кушылды.
Бу эштә медицина хезмәткәрләре үзләре дә үрнәк күрсәтәләр. Беренче булып куйдыручылар арасында баш табиб Эдуард Овчинников та бар.
Баш табиб әйтүенчә, вакцинациягә әзерлек август аенда ук башланган. Җаваплы кешеләр билгеләнгән, прививка ясау бригадалары формалаштырылган. Хезмәт коллективлары буенча исемлекләр төзелеп расланган. Хәзер билгеләнгән көнне урынга чыгасы гына кала. Шул рәвешле, бер көнгә 40-50 кешегә прививка ясау мөмкинлеге бар.
Уку елы башланганнан соң, балалар учреждениеләре буенча да исемлекләр формалаштырыла. Кызганычка каршы, ата-аналар арасында баласына прививка куйдыруга рөхсәт бирмәүчеләр дә бар.
Өзлегүләргә килгәндә, үпкә ялкынсынуы – бердәнбер куркыныч диагноз түгел, ди баш табиб. Әйтик, грипп белән авыручының ашказаны-эчәклек тракты, йөрәк белән бәйле хроник авыруы бар, ди. Бу очракта айлар узгач та өзлегү барлыкка килергә мөмкин. Һәм ул нәкъ менә әлеге хроник авыру белән бәйле булачак.
Узган ел Әгерҗе медицина хезмәткәрләре алдына халыкның кимендә 40 процентына прививка ясау бурычы куелган иде. Быел зурларның – 45, балаларның 75 процентына вакцинация ясарга кирәк.
Эпидемиологлар быел грипп гадәттәгедән өч атнага иртәрәк башланачак дип фаразлый. Бу температура режимы һәм авыруларның төрлелеге буенча билгеләнә. Шуңа, хөрмәтле райондашлар, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Прививканы вакытында куйдырып үзегезне көтелмәгән нәтиҗәләрдән саклагыз. Прививка ясату өчен поликлиниканың 2нче кабинетына мөрәҗәгать итә аласыз.
Екатерина САМСОНОВА.