Билайн Татарстанның 14 шәһәрендә яңа салоннар ачты

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Зәй, Урыссу, Баулы, Менделеевск, Әгерҗе, Тәтеш, Нурлат һәм Мамадыш шәһәрләрендә «Билайн» кибетләре беренче мәртәбә үз ишекләрен ачкан.

ВымпелКом» акционерлык җәмгыяте (Билайн бренды) Татарстанда үз кибетләре челтәрен үстерүгә нәтиҗә ясады. 2018 ел эчендә компания Татарстанның 14 шәһәрендә 35 яңа салон ачкан. Төбәктә ел башыннан алып «Билайн» салоннарының гомуми саны 60 процентка (55тән 90га кадәр) арткан.

Казанда кибетләр саны 32дән 45кә җиткән. Республиканың 14 шәһәрендә яңа кибетләр барлыкка килгән. Зәй, Урыссу, Баулы, Менделеевск, Әгерҗе, Тәтеш, Нурлат һәм Мамадыш шәһәрләрендә «Билайн» кибетләре беренче мәртәбә үз ишекләрен ачкан. Гомумән алганда, быел Россиядә Билайнның көн саен 10 яңа офисы эшли башлаган.

Яңа кибетләрдә клиентларга хезмәт күрсәтүнең заманча форматы кулланыла. Яңартылган дизайнлы салоннар чын мәгънәсендә цифрлы хезмәтләр күрсәтүче, күпсанлы өстәмә сервислары булган супермаркетларга әверелә. Менеджерлар үз эшләрендә BeeStore мобиль кушымтасыннан файдалана. Ул клиентка барлык характеристикалары буенча туры килгән телефон моделен оператив төстә сайларга ярдәм итә.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International