Атна дәвамында Татарстанда Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Урман атнасы» табигать саклау акциясе узды.
Әлеге зур экологик чара кысаларында безнең районда урманчылар көче белән зур урман мәйданнары һәм тирә-юнь территорияләре чүп-чардан чистартылды. Әгерҗедә «Орешник» парк зонасы халык арасында бик популяр. Әмма күп кенә ял итүчеләр чүпләмәгән җирдә генә чиста булуын истән чыгаралар. Монда да Урман хезмәткәрләре капчык белән чүп җыялар.