90 яшенә килеп җиткән Рәйсә апа МӨХӘММӘТШИНА күп кенә әгерҗелеләргә район мәгариф бүлеге инспекторы буларак яхшы таныштыр. Моның белән бергә, ул – рәссам Камил Мөхәммәтшинның сөекле әнисе дә.
Педучилище тәмамлап, хезмәт юлын Кичкетаңда башлый яшь кыз. Аннан берара Әгерҗе мәктәп-интернатында рус теле һәм әдәбиятын укыта.
4 сыйныф кына белеме булса да, җәмәгате Мансур да бик үҗәт, гадел, намуслы кеше була. Үз тырышлыгы белән рентгенолог һөнәрен дә үзләштерә, бухгалтер, сельпо начальнигы, партоешма секретаре булып та эшли. Аларны берләштерүче сыйфат – китапка, матур әдәбиятка булган мәхәббәт.
Озак еллар район мәгариф бүлегендә рус теле һәм әдәбияты буенча инспектор булып эшли Рәйсә Гәрәй кызы.
Ни кызганыч, соңгы ике елда сәламәтлеге бик нык какшаган Рәйсә апаның. Аны Камилнең җәмәгате Роза ханым бик хөрмәтләп тәрбияли бүген.
Олы кешегә булган искиткеч җылы карашлары, мөгамәләләре Ходай Тәгаләдән үзләренә дә игелек, яхшылык булып кайтмый калмас. Рәйсә апа да күңеленнән нәкъ шушы теләктәдер.
Рәйсә апаны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм “Өмет“ халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина котладылар һәм алгы көннәренең дә бүгенге кебек кадер-хөрмәттә узуын теләделәр.