Бимада узган фестивальдә ике йөз һәвәскәр катнашты

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Бима Мәдәният йортында дүртенче тапкыр мари музыкасын башкаручылар фестивале узды.

Анда Мари Иле, Башкортостан, Удмуртиядән, Свердлау өлкәсеннән, районыбызның барлык мари авылларыннан җырчылар, гармунчылар, җыр язучылар, “Көмеш телле гармун“ ансамбле һәм Уразай үзешчәннәре катнашты.

Өч сәгать барган фестивальдә 200дән артык һәвәскәр чыгыш ясады. Төрле номинацияләрдә катнашучыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International