Әгерҗелеләр кабат беренче

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

16 сентябрьдә «Локомотив» стадионында футбол буенча ачык төбәкара ярышлар узды.

Татарстан, Удмуртия, Башкортстаннан барлыгы 7 команда катнашты.

2007-2008 елларда Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Алексей Колчинның шәкертләре көндәшләрен ышанычлы рәвештә җиңеп, беренче урынны яуладылар.

Ә без исегезгә төшерәбез, футбол күнегүләре стадионда көн саен һәм бушлай уза. Футбол секциясенә язылырга теләгән 6 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар чакырыла. Белешмәләр-89600804920 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International